ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Нурзадә Лилия Хәмитовага: «Кәләшнең чәчәк бәйләме миңа гына, зинһар, исеңдә тот»

0

Лилия Хәмитова социаль челтәрдәге сәхифәсенә галәмәт зур машина янына Винарис белән төшкән фотосын урнаштырып куйган. Анда «Риза булдым һәм үкенмим. Беркемне дә кызганмыйм» дип язылган.

  • «Ялгыз булудан ардым» – Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган.

Лилияне кәләш статусы белән котлаганнар һәм бәхетле тормыш теләгәннәр. Җырчының виртуаль дуслары «яшь пар» өчен чын күңелдән шатланулары турында да язган.

Кемгә – нәрсә… Җырчы Нурзадә, кәләшнең чәчәк бәйләме бәхет китермәсме, дип уйланган. 

«Кәләшнең чәчәк бәйләме миңа гына, зинһар, исеңдә тот», – дип язган ул, уенын-чынын бергә кушып.

  • Нурзадә: «Бәлки тиң ярымны очратырмын»