ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Марат Яруллин Ильмира Нәгыймованы ярату-яратмау турындагы сорауга җавап биргән

0

Тамашачылар яратып кабул иткән «Соңгы бию» җыры геройларының берсе Марат Яруллин виртуаль дусларының сорауларына шаян җаваплар язган.

Бик күп кызларны Маратның очрашып йөри торган кызы булу-булмау кызыксындыра. Җырчы бу сорауга: «Эх, сез, матур кызлар, ник шаяртасыз, йөрәгемнең януларын аңламыйсыз», – дип җавап биргән.

«Кайчан өйләнәсең?» – дигән сорауны: «Нигә кирәк ул? Гомер бер генә бирелә. Кайфуй», – дип җаваплаган җырчы.

«Андый зур үрләргә тартылып булмый инде, аягыңны юрганыңа карап кына сузарга», – дип язган Марат Яруллин, «Ильмира Нәгыймованы яратасыңмы?» – дигән сорауга җавап биреп.