ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

19-20 мартка һава торышы һәм ай календаре

0

19 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -1..+3 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

20 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән явым-төшемнәр көтелә. Көньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +1..+6˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында. 

Агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Рассадага органик ашламалар сибәргә кирәк. Томат, борыч, баклажан рассадаларын аерып утырырга була.