ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрләр турында: «Бөтен кешенең тәгәрәп бара төсле тормыш арбасы»

0

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан бүгенге заманда кеше тормышында телефон, социаль челтәрләр тоткан урын турында уйланган һәм шул турыда виртуаль дуслары белән уртаклашкан.

«Кызым белән сөйләшеп утырабыз... Икебезнең дә кулда – телефон. Өйдә эш көтә...

– Кызым, элек заманда телефонсыз ничек яшәгәннәр, күз алдыңа китерәсеңме?!

– Китерәм, әни.

– Китермисең шул, кызым, элек заманда кеше ике як күршесеннән генә көнләшеп яшәгән, ә хәзер бөтен дөньядан көнләшеп яшиләр...

Бөтен кешенең «тәгәрәп бара» төсле тормыш арбасы бу социаль челтәрләрне күзәтсәң. Иң бәхетле кеше кем ул? Үз тормышын гына белеп, күреп яшәүче.

«Любовь и голуби». 101 тапкыр булса да, тагын бер карагыз әле шул фильмны», – дип тәкъдим иткән Гөлүсә ханым.

Шагыйрәнең виртуаль дусларының берсе бүгенге заманны чагылдырырга шигырь юллары да язып калдырган:

«Кызык заманда яшибез:

Бар нәрсә телефонда.

Барасы юк, йөрисе юк,

Телефон булсын кулда.

 

Буш телефоннан файда юк,

Булгач, акчалы булсын.

ВПНлы, «безлимитный»

Интернет эшләп торсын!

 

Мәхәббәт тә хәзер җиңел –

Телефон аша гына.

Очрашулары да аның

Видеоформат кына.

 

Гашыйк булып Интернетта,

Төн буе язышасың.

Кызыкмы бу, кызганычмы?

Һәркем үзенчә аңласын...»

Фото: Гөлүсә Шаһбанның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән