ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Зөлфирә Шәйдуллинадан шәп яңалык: «Бүгенге көндә иң кадерлесе...»

0

Җырчы, яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянованың «Кызыма» дип аталган җыры шушы көннәрдә музыкаль мәйданнарда чыкты.

«Ниһаять! Күп язып тормыйм. Бу җыр – бүгенге көндә иң кадерлесе. Бәгырь җимешем – Нәзирәмә багышланган. Риваль Хисмәтуллин көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре», – дип тәкъдим иткән ул иҗат җимешен социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җыр Зөлфирәнең виртуаль дусларының күңелләренә хуш килгән. «Бик матур җыр», «Тавы-ы-ыш!», «Искиткеч башкарасыз», «Үземнем кызым да Нәзирә белән бер тирәдә тугач, бигрәк тә кадерле бу җыр», – дип, комментарийлар язучылар булган.