ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Мәрхүм җырчы Әлфис Кыямов гаиләсендә зур сөенеч

0

Татарстанның атказанган артисты, биюче, җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямованың зур шатлыгы бар. Айгөл икенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Айгөл социаль челтәрләргә авырлы икәнен күренгән фотосын куеп:«Тормыштан ләззәт табып, бүген һәм хәзер яшәгез. Бәйрәм белән», – дип язып калдырган.

Айгөлнең тормыш иптәше Раил Ганиев та үзе кебек үк артист. Иҗади гаилә Ралинә исемле кыз үстерә.

Айгөл белән Раилне чын күңелдән котлыйбыз! 

  • Әлфис Кыямовның кызы Айгөл 30 яшьлек юбилеенда үзенә нинди бүләк ясаган?

  • 15 еллык хезмәт әҗере: җырчы Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Татарстанның атказанган артисты булды