ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Мәскәүдә һава тревогасы сигналы булган - сәбәбе нидә?

0

Мәскәүдә һава тревогасы булган. Моның сәбәбе – хакерлар һөҗүме. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча баш идарәсенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Мәскәүдә радиостанцияләр һәм телеканаллар серверына һөҗүм аркасында, эфирда һава тревогасы игълан итү турында мәгълүмат яңгыраган», – диелә министрлык идарәсе хәбәрендә.

Бүген шулай ук Свердловск һәм Тула өлкәләрендә дә һава тревогасы турында игълан булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, бу да ялган хәбәр. Бу да радиостанцияләр һәм телеканаллар серверына һөҗүм аркасында булган.