ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә

0

Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан.

«Бүген 7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка.

Дүрт балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.

«Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез искеткеч гаилә, шушы көнгә кадәр бер-берсен яратучы гашыйк пар! Үз талантыгыз, үз көчегез белән шушындый дәрәҗәгә җиткән кешеләр. Сезнең кебекләр бармак белән генә санарлык,» – дип, Гүзәл белән Илдарга сокланганнар.

Видеога карап, гомернең тиз үтүен, никахлар да элек икенче төрлерәк узуын искәртүчеләр дә булган. «Әйе, мода үзгәрә, ә Гүзәл белән Илдар шул ук!» – дип, язып куйган берәү.

Иҗади гаиләне никах көннәре белән без дә тәбриклибез, алдагы гомерләре дә бүгенгедәй бәхетле, тигез булсын, һәрчак шулай бер-берләренә «җаным» диеп эндәшеп яшәргә язсын.

 

Видео: Гүзл Уразованың «Телеграм» каналыннан