Казан университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат
Казан федераль университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат булган. Бу турыда университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татарстан 24» хәбәр итте.
Мәрхүмне соңгы юлга бүген, 7 мартта, Арча зиратында озаталар.
Алтер Литвин – тарих фәннәре докторы, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты.
Ул 1962-1979 елларда Казан дәүләт педагогика институтында, 1979–1985 елларда Казан химия-технология институтында, 1985–2013 елларда Казан дәүләт университетында укыта.