ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Филүс Каһиров Татарстанның халык артисты булды!

0

Җырчы Филүс Каһировка Татарстанның халык артисты исеме бирелгән. Бу хакта «Сөембикә» журналының социаль челтәрдәге аккаунты хәбәр итә.

«Лаек бит. Килешәсехме?» – дип сораганнар тамашачылардан.

«Лаек! Киләчәктә уңышлар телибез!», «Котлыйм. Киләчәктә уңышлар гына юлдаш булсын. Бик лаек. Молодец», «Менә ичмасам бер яхшы яңалык», «Моң чишмәсе саекмасын», «Эльмираның да өлеше бар. Ак бәхетләр сезгә, улларыгызның игелеген күрергә язсын», – дип котлаганнар җырчыны.

Алинә Шәрипҗановага да халык артисты исеме бирелгән.