ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Татарстанда фаҗига: юл һәлакәтендә берьюлы дүрт кеше үлгән, бер кеше имгәнгән

0

Татарстанның Менделеев районында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Авариядә берьюлы дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы шаһитларга сылтама белән хәбәр итте.

Чаллы-Әгерҗе юлында Бәзәкә авылы янында Kia Rio һәм «Лада Калина» бәрелешкән.

Юл һәлакәтендә үлүчеләр барысы да өлкән кешеләр. Тагын бер кешене хастаханәгә озатканнар.