ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

«Берничә хәреф әйтәсем бар»: Илсөя Бәдретдинова үзен туйдырган хатынны эзли

0

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «берничә хәреф» әйтер өчен Светлана исемле хатынны эзли.

«МТСтан Светлананы табарга ярдәм итегез әле. Ул миңа тәүлек дәвамында шалтырата. Берничә хәреф әйтәсем бар», - дип яза җырчы социаль челтәрдә.

Аның посты астында Айгөл Бариева: «Миңа да көн дә шалтырата бит ул», - дип язган.

«Табыйк... Сөйләшик... Әтидән өйрәнеп калган берничә җөмләм бар», - дип җавап язган Илсөя Бәдретдинова

«Тыкрыкка чакырыйк», - дигән тәкъдим килгән җанатарыннан.

«Ул шалтыраткач, татарча сөйләшегез», - дигән киңәш тә биргәннәр.

«Туйдырды ул Светлана, атнасына 7 тапкыр шалтырата», «Миңа да шул Светлана шалтырата, ул әйткәнне дә аңламый бит», - дип зарланучылар да бар.

Хәтерләсәгез, бер араны Илсөя Бәдретдинованың бик актив «комментаторы» Саимә апа бар иде. Аны искә алып, бер җанатары: «Номерын Саимә апага бирегез, ул җаен табар», - дип язган.