ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил 200 мобилизацияләнгән ирне гаиләсенә кайтарган

0

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкиле – омбудсмен Сәрия Сабурская хәрби сафка өлешчә яраклы дип табылганнарна (ограничено годный, категория «В») тылдагы подразделениеләрдә калдырырга тәкъдим итә. Бу тәкъдимен ул федераль омбудсмен Татьяна Москальковага юллаган һәм Оборона министрлыгына җиткерүен сораган, дип яза «Челнинские известия».

Сабурская әйтүенчә, өлешчә мобилизация игълан ителгәч, вәкиллек аппараты башлыча мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм юнәлешендә эшли башлаган. Татарстан Юстиция министрлыгы оештырган мәгълүмати-консультация төркеме эшчәлегендә дә катнашканнар. Барлыгы 4300 кеше мөрәҗәгать иткән. «Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәме белән 200 күп балалы ата өенә кайтты», – дигән Сабурская.