Җанисәпкә күзәтү: халыкның уннан бере бәдрәфкә урамга йөри, 8 проценты мичкә утын яга
Җанисәп анкеталары тутырганда «Өй ничек җылытыла?», «Су кергәнме?», «Өйдә канализация, бәдрәф, җылы су бармы?», «Чүп кая чыгарыла?» кебек сораулардан мин бераз гаҗәпләнгән идем. XXI гасырда алар урынсыз тоелды. Росстат сайтына куелган җанисәп нәтиҗәләре белән танышып чыккач, мин ныграк гаҗәпләндем. Ил күләмендә карасаң, бу сораулар юкка бирелмәгәне аңлашыла. XXI гасырда бөек державабызда цивилизация уңайлыкларыннан мәхрүм кешеләр күп икән әле. 2010 елда колонкадан су ташучылар, бәдрәфкә урамга йөрүчеләр, мичкә ягып өй җылытучылар, чүпне өй янындагы чокырга, күчкә, ә табак-савыт юган суны «тирескә» түгүчеләр саны берничә мәртәбә күбрәк булган.
Фикерләрне саннар белән дәлиллим. 2010 елда Россиядә 52,8 млн торак исәпләнгән. Моңа шәхси йортлар да, шәһәрдәге фатирлар да, тулай тораклардагы аерым бүлмәләр дә керә. 11 ел элек 52,8 млн торакның 12,3 миллионында яшәгәннәр бәдрәфкә урамга йөргән. Хәзер андый торак саны якынча бермә-бер кимеп, 6,7 миллионга калган. Яңа җанисәптә гомуми торак саны 64 миллионга җиткән. 11 ел элек россиялеләрнең якынча биштән бере урамдагы бәдрәфкә йөргән булса, хәзер – уннан бере. Прогресс күренә. Дистә ел элек чүпне чокырга яки күчкә якынча 10 млн йорттан чыгарган булсалар, хәзер андый йортлар саны 8 тапкырга кимегән – 1,3 млн калган. Димәк, Россиядә чүп түгүне 10 ел эчендә тәртипкә салып бетерә язганнар. Киләсе җанисәптә бу сорау булмас, мөгаен.
Канализациясе булмаган йортлар саны 10 ел эчендә 3 тапкырга кимеп, 2,7 млн калган. 2010 елда суны колонкадан 3,5 млн йортка ташыган булсалар, 2021 елда – 1,4 млн йортка. Сусыз йортлар 2,5 тапкырга кимегән. Мичкә ягып җылытыла торган йортлар саны чагыштырмача әллә ни кимемәгән: 2010 елда – 7,7 млн, ә 2021 елда – 5 млн булган. Россия Европаны, Кытайны, Японияне газ белән тәэмин итә: елына якынча 200 млрд куб м. газ сата.
Халыкның яшәү шартлары ике җанисәп арасында сизелерлек яхшырса да, аерым төбәкләрдә вазгыять әллә ни мактанырлык түгел. «Интертат» хәбәрчесе унышар иң яхшы һәм иң начар төбәкләрне барлап чыкты. Рейтингка Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь шәһәрләре кермәде, чөнки алар үзләре аерым субъект, аерым шәһәрне авыллары булган төбәкләр белән чагыштыру урынсыз.
Бәдрәфе читтә булган тораклар саны
Төбәк
Торак саны, 2021 ел
Бәдрәф йорттан читтә, 2021 ел
Бәдрәф йорттан читтә, 2021 ел, %
Мурманск өлкәсе
313377
1019
0,3%
Мәскәү өлкәсе
3975160
56017
1,4%
Чукотка автоном округы
19805
285
1,4%
Камчатка крае
134609
2075
1,5%
ЯНАО
197454
3082
1,6%
Магадан өлкәсе
66181
1061
1,6%
Сахалин өлкәсе
217999
5624
2,6%
ХМАО
665551
17593
2,6%
Ненец автоном округы
16545
475
2,9%
Калининград өлкәсе
448060
14085
3,1%
*** *** *** ***Карачай-Черкес Республикасы
143477
35491
24,7%
Курган өлкәсе
360391
96831
26,9%
Ингушетия Республикасы
87676
26825
30,6%
Дагыстан Республикасы
826480
266827
32,3%
Калмыкия Республикасы
94472
32914
34,8%
Бурятия Республикасы
364331
132064
36,2%
Забайкалье крае
396228
150410
38%
Чечня Республикасы
313613
153596
49%
Алтай Республикасы
76754
40273
52%
Тыва Республикасы
98586
59839
60,7%
Бәдрәфе читтә булган тораклар саны буенча Кавказ төбәкләре дә антилидерлар рәтенә кергән. Аларда бәдрәфнең читтә булуы дини һәм милли традицияләр белән бәйле. Аларда йомыш үти торган урын өй эчендә булмаса да, гадәттә, уңайлыгы буенча өй эчендәгеләрдән ким түгел. Мәсәлән, Чечня, Ингушетиядә бердән болай да салкын түгел, бәдрәф тә җылытыла, җылы суы, комганы куела.
Татарстанда 169 мең торакның, яки барлык торакның 10,2 процентыныкы бәдрәфе читтә. Башкортстанда 376 мең йортта яки 22,4 процентында бәдрәф читтә. Икенче төрле әйткәндә, Татарстанда һәр унынчы йорт хуҗасының, ә Башкортстанда һәр бишенченең өй эчендә унитазы юк.
Татарстанда барлыгы 1 млн 654 мең, ә Башкортстанда 1 млн 676 мең торак исәпләнә. Аерма әллә ни зур булмагач, ике төбәкне чагыштыру кызыклы.
Су кермәгән йортлар. Суны колонкадан ташыйлар
Төбәк
Торак саны, 2021 ел
Су кермәгән йортлар, 2021 ел
Су кермәгән йортлар, 2021 ел, %
Мәскәү өлкәсе
3975160
7957
0,2%
Мурманск өлкәсе
313377
710
0,2%
Магадан өлкәсе
66181
169
0,3%
Калининград өлкәсе
448060
1454
0,3%
Камчатка крае
134609
573
0,4%
Кабардино-Балкария Республикасы
249352
1220
0,5%
ЯНАО
197454
1028
0,5%
Төньяк Осетия-Алания Республикасы
235490
1228
0,5%
Чукотка автоном округы
19805
142
0,7%
ХМАО
665551
4895
0,7%
*** *** *** ***Омск өлкәсе
813734
49932
6,1%
Архангельск өлкәсе
444074
27280
6,1%
Иркутск өлкәсе
1039272
80950
7,8%
Амур өлкәсе
340646
28102
8,2%
Ненец автоном округы
16545
1708
10,3%
Яһүд автоном өлкәсе
66815
7312
10,9%
Бурятия Республикасы
364331
43146
11,8%
Забайкалье крае
396228
50049
12,6%
Алтай Республикасы
76754
10649
13,9%
Тыва Республикасы
98586
14908
15,1%
Фото: © Солтан Исхаков
Өйгә су кертү өчен бөтен мөмкинлекләр булган заманда кайбер төбәкләрдә халыкның уннан бере, Бурятия, Алтай, Тыва республикаларында, Забайкалье краенда аннан да күбесе колонкадан су ташуы кызгану хисе уята. Татарстанда 15 мең йортка (0,9 процент) суны колонкадан ташыйлар.
Республикабыз әлеге күрсәткеч буенча яхшы төбәкләр рәтендә. Башкортстанда су кермәгән йортлар 58 меңгә якын (3,4 процент).
Мичкә ягып җылытыла торган йортлар
Төбәк
Торак саны, 2021 ел
Мичкә ягып җылытыла торган йортлар, 2021 ел
Мичкә ягып җылытыла торган йортлар, 2021 ел, %
Мурманск өлкәсе
313377
1441
0,5%
ЯНАО
197454
1369
0,7
Татарстан Республикасы
1653954
13657
0,8%
Кабардино-Балкария Республикасы
249352
2431
1%
Белгород өлкәсе
649081
8981
1,4%
Самара өлкәсе
1486603
20668
1,4%
Мәскәү өлкәсе
3975160
57024
1,4%
Магадан өлкәсе
66181
1401
2,1%
Төньяк Осетия-Алания Республикасы
235490
4987
2,1%
Саратов өлкәсе
1111785
24034
2,2%
*** *** *** ***Курган өлкәсе
360391
82185
22,8%
Амур өлкәсе
340646
81424
23,9%
Киров өлкәсе
544354
132973
24,4%
Хакасия Республикасы
227402
56643
24,9%
Яһүд автоном өлкәсе
66815
17161
25,7%
Псков өлкәсе
284517
85081
29,9%
Забайкалье крае
396228
150250
37,9%
Бурятия Республикасы
364331
152185
41,8%
Алтай Республикасы
76754
35327
46%
Тыва Республикасы
98586
63067
64%
2021 елда Омск өлкәсенә баргач, Тара шәһәрендәге йортлар утын ягып җылытылуы турында гаҗәпләнеп язган идем, миңа җирле татарларның үпкәләре килеп иреште. «Ярты Себер утын якса да, бер безне ямьсез итеп күрсәтте», – диделәр милләттәшләр. Татарстанда мичкә утын ягучылар 0,8 процент кына булгач, тулы бер шәһәрнең утын, күмер ягуы чыннан да гаҗәпләндергән иде. Себернең яртысы ук утын якмаса да, Себер федераль округында андыйларның өлеше 19 процентка җитә. Башкортстанда мичкә ягылып җылытыла торган торакның өлеше 7 процент, ә Россиядә 8 процент тәшкил итә.
Омск өлкәсе, Тара шәһәре
Фото: © Рифат Каюмов
Канализация булмаган торак саны
Төбәк
Торак саны, 2021 ел
Канализация булмаган йортлар, 2021 ел
Канализация булмаган йортлар, 2021 ел, %
Мурманск өлкәсе
313377
982
0,3%
Төньяк Осетия-Алания Республикасы
235490
1057
0,4%
Мәскәү өлкәсе
3975160
24619
0,6%
Кабардино-Балкария Республикасы
249352
1880
0,8%
Ингушетия Республикасы
87676
705
0,8
Калининград өлкәсе
448060
4620
1%
Магадан өлкәсе
66181
706
1%
Камчатка крае
134609
1598
1,2%
ЯНАО
197454
2368
1,2%
Краснодар крае
2394822
35121
1,5%
*** *** *** ***Иркутск өлкәсе
1039272
142729
13,7%
Курган өлкәсе
360391
52825
14,7%
Амур өлкәсе
340646
60163
17,7%
Калмыкия Республикасы
94472
18427
19,5%
Саха(Якутия) Республикасы
358828
72599
20,2%
Алтай Республикасы
76754
16370
21,3%
Яһүд автоном өлкәсе
66815
14396
21,5%
Бурятия Республикасы
364331
94220
25,9%
Забайкалье крае
396228
119239
30%
Тыва Республикасы
98586
47632
48,3%
Җанисәп алу Россиядә 4 процент торакның канализациясе булмавын күрсәтте. Бу – әллә ни күп түгел кебек тоелса да, бөек держава өчен абсолют саннарда аз түгел инде. Үзәк төбәкләрдә табак-савыт юган суны тышка түгүчеләр берән-сәрән генә булса, Урал тауларыннан көнчыгышка таба процентлар югары. Мәсәлән, Тываның ярты халкы канализацияне нәрсә икәнен белми икән. Иркутск, Амур, Курган өлкәләрендә канализация булмаган йортлар 13 проценттан югары. Татарстанда андый тораклар 1,6, ә Башкортстанда 8 процент.
Чүпне чокырга, күчкә түгәләр
Төбәк
Торак саны, 2021 ел
Чүп чыгару оештырылмаган йортлар, 2021 ел
Чүп чыгару оештырылмаган йортлар, 2021 ел, %
Калининград өлкәсе
448060
1018
0,2%
Татарстан Республикасы
1653954
4054
0,2%
Мурманск өлкәсе
313377
839
0,3%
Удмуртия Республикасы
611389
1739
0,3%
Белгород өлкәсе
649081
1865
0,3%
Чувашия Республикасы
496664
1705
0,3%
Мәскәү өлкәсе
3975160
14063
0,4%
Кырым Республикасы
814548
2915
0,4%
Самара өлкәсе
1486603
6734
0,5%
Свердловск өлкәсе
1987645
9531
0,5%
*** *** *** ***Хакасия Республикасы
227402
16050
7%
Курск өлкәсе
475129
35636
7,5%
Оренбург өлкәсе
817550
64475
7,9%
Орлов өлкәсе
320484
33402
10,4%
Дагыстан Республикасы
826480
97608
11,8%
Алтай крае
972470
123925
12,7%
Яһүд автоном өлкәсе
66815
9242
13,8%
Саха(Якутия) Республикасы
358828
55051
15,3%
Алтай Республикасы
76754
15276
19,9%
Тыва Республикасы
98586
36494
37%
Чүпне чокырга түгү турында мәкалә башында телгә алынган иде. Татарстанда торак хуҗаларының 0,2 проценты гына чүпне чокырга, күчкә ташлый икән. Бу – 1000 йортка 2 йорт туры килә дигән сүз. Юк дәрәҗәсендә. Башкортстанда да чүп җыю әйбәт оештырылган (0,7 процент).
Санап үткән бөтен күрсәткеч буенча Мурманск өлкәсенең лидерлар рәтендә булуы анда тормыш шартлары сизелерлек яхшы дигән сүз түгел. Ул – төньяк төбәк, анда иген үсми, шуңа күрә авыллар юк дәрәҗәсендә. Мурманск өлкәсендә 313 мең йортның 294 меңе шәһәр җирлегендә урнашкан. Шуңа да бу төбәк тә кагыйдәләрне раслый торган чыгарылма гына.