ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

21 яшьлек кыз өч килограмм чәчен ашаган

0

Мәскәү өлкәсендә яшәүче кыз 3 кг чәчләрен ашаган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Щелково авылында яшәүче 21 яшьлек кызны хастаханәгә салганнар. Анда сирәк очрый торган авыру булуы ачыкланган. Бу турыда өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләгәннәр.

Табиблар бу кызның эчендә трихобезоар – чәчләрдән ясалган зур төен тапкан. Кыз «Рапунцель синдромы» белән чирли. Бу – психик авыру, кеше үз чәчен йолкып алып ашый. Чәч эшкәртелми һәм ашказанында төен булып җыела.

«Без пациентның өч килолы трихобезоарын алдык», – дигән табиблар.

Операциядән соң терелгәч, аны психотерапевтка җибәрәләр, диелә хәбәрдә.