ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

«Бөтен ирләр дә болай булдыра алмый»: Гүзәлия белән Салаваттан кызык видео

0
«Бөтен ирләр дә болай булдыра алмый»: Гүзәлия белән Салаваттан кызык видео

Гүзәлия белән Салават Миңнеханов Мальдив утравында ир белән хатынның ничек ял итүе турында кызык видео төшергән.

«Хатыннары белән ял иткән ирләргә тагын бер ял кирәк. Килешәсезме?» – дип язган Гүзәлия социаль челтәрдәге видео астына.

Видеода күренгәнчә, Гүзәлия хисләнеп океан буенда, пальмалар арасында йөри, гамакта ята һәм аның һәр хәрәкәтен Салават фото-видеога төшереп барырга тиеш була. Ә Салават, күпчелек ирләрдән аермалы буларак, бер сукранусыз, төрле кыяфәткә кереп төшерә. 

Ә Гүзәлиягә ярау җиңел түгел. Ул кадрларны карап чыга һәм ошатмавына ишарә ясый, кабат төшерергә куша.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары да «ә бит бу нәкъ шулай» дип килешкән.

Ә күпләр Гүзәлиягә иң яхшы ир эләгүенә көнләшеп куйганнар. «Бөтен ирләр дә шулай йөгерсен иде», «Бөтен ирләр дә болай булдыра алмый», «Иремә күрсәтәм, алайса, ул үзен генә шулай бәхетсез дип уйлый», «Гүзәлиягә бәхет елмайган, минеке алай маташмый», «Ялда хәлдән тайган Салават», – дип комментарийлар калдырган алар.

«Кече һәм зур театрлар актерлары», «Көлдереп үтерәсез», «Чудо-юдолар. Сезнең белән күңелсезләнеп булмый», «Иң мөһиме: Салават абый фотога төшерергә каршы түгел», «Сез шундый «текә» гаилә. Сездән позитив кына килә», – дип тә соклану белдергәннәр.