ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә ике машина алып җибәргән

0

Фирдүс Тямаевның егетләре Татарстан хәрбиләренә посылкалар һәм ике машина илтеп биргән.

«Дуслар, бу видеоны карагач, безнең егетләргә изге теләкләр телик әле. Бу зур тарих… Егетләр чикне үтеп, тагын 450 чакрым эчкә кереп, иң беренче сафта булган егетләр янына бардылар. Концерттан кергән акчага ике «Нива» машинасы сатып алдык. Аллаһка шөкер барысы да барып җитте. Ярдәм итүчеләргә барыгызда да рәхмәт. Нурлат, алга!», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Видеода күренгәнчә, җырчының әнисе йортына исемле посылкалар да китергәннәр. Фирдүс Тямаев хәрбиләргә үзе дә посылкалар әзерләгән. Җырчы махсус хәрби операция зонасына китүчеләрне озатып кала, алар арасында бертуган энекәше булуы турында да әйтә. Анда шулай ук хәрбиләрнең аларны каршы алулар күрсәтелә.

«Фирдүс брат, рәхмәт! Барлык әйберләрне алдык. Барысын да ашаттык, эчерттек, мунчада юдык. Малайлар исән-сау килеп җитте. Әйберләр бик күп, тәмле итеп чәй эчтек. Машина – ут», – дип хәрбиләр җырчыга рәхмәт сүзләре яздырган.

Икенче көнне егетләр кочаклашып саубуллаша. Бу вакытта хәрбиләрнең күзләре яшьләнә. «Сез молодцы, безнең горурлык!», – дип кире юлга кузгала ярдәм китерүче егетләр.

«Фирдүсне сүгеп туя алмаган кешеләр карагыз! Кемнәрдер арт саннарын кояшта кыздырганда, Фирдүс нинди изге гамәлләр кыла. Үрнәк алыгыз»;

«Фирдүс ничек молодец кеше син. Изге җан. Сәламәт бул! Елап карадым видеоны»;

«Андый хәвефле юлга чыгу өчен чын ирләр кирәк. Барыгыз да кадерле сез. Фирдүс син чын патриот»;

«Еламыйча карап булмый. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын»;

«Үрнәк гамәлләрегез өчен рәхмәт» дип комментарийлар калдырган видео караучылар.