Айдар Галимов белән кызы Айгизәдән яңа җыр: «Нурланыр әле күңелем»
«Сезгә кызым Айгизә белән уртак җырыбызны тәкъдим итәбез. «Нурланыр әле күңелем» җырының сүзләрен Радик Хәкимҗанов, ә көен Владислав Шәрифуллин язды.
Күңелләребез нурлансын, дөньялар тынычлансын, дигән теләк белән тыңлагыз. Бер-берегезне саклагыз, яклагыз, якыннарыгыз белән янәшәдә булырга тырышыгыз», – дип язган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов.
Җырчының иҗатташ һәм виртуаль дуслары «бик матур башкару», «матур җыр» дип бәя биргән.