ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Зөлфирә Шәйдуллина: «Бу видеога күп сүз булыр... Әмма барыбер кертәм»

0

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина соңгы барган банкетларыннан истәлекле видео белән социаль челтәрдә уртаклашкан. Анда ул Хәния Фәрхи репертуарыннан булган бер җырны а`капелла башкарган.

«Бу видеога күп сүз булыр... Әмма барыбер кертәм.

Кичә бик матур юбилейда эшләргә туры килде. Кунаклар арасында легендар җырчыбыз Хәния апаның ире Габделхәй абый да бар иде. Габделхәй абыйның сүзләреннән соң, бу җыр бик урынлы булыр, дигән фикергә килдек һәм башкарырга булдык. Аранжировка бер куплеттан соң өзелде! Ни өчен шулай булганын белмибез... Халык каршында югалып калырга ярамый. Кунаклар «болай җырла» дигәч, ике дә уйламыйча башкарып чыктым. Әллә әтиемнең (мәрхүм. – авт.) яраткан җыры булганга, әллә каршымда Габделхәй абый утырганга, бу юлы әллә ничек, күңел тулды...

Алдагы көннәрдә бу җырны башкарырга Габделхәй абыйдан хәер-фатиха алдык. Хәния апаның җырлары мәңгелек», – дип язган җырчы шәхси аккаунтында.

Нишләп «бу видеога карата күп сүз булыр» дип уйлагандыр Зөлфирә, бәлки, шелтә белдерерләр, дип тә көткәндер – билгеле түгел, ләкин аңа виртуаль дуслары мактау сүзләре генә ирештергәннәр

«Синең тавыш белән була ул җырлап. Менә «плюс»ка җырлаучылар нишләгән булыр иде икән бу хәлдә, монысы кызык. Ә син маладис!», «Тавыш һәм моң – искиткеч! Афәрин, Зөлфирә», «Тыңлаган саен тыңлыйсы килә җырлавыңны», «Күп җырчыларга үрнәк булсын иде», – дип язганнар җырчының язылучылары.

 

Видео: Зөлфирә Шәйдуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан