ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Рәфинә Ганиуллина бертуганнары турында: «Әнинең юбилеена да килмәделәр...»

0

Җырчы Рәфинә Ганиуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Рәфинәнең бертуганнары белән мөнәсәбәтләре турында да кызыксынучылар булган.

Сыңар канат белән биш кыз бала тәрбияләп үстергән Зөлфия ханым Ганиуллинаның кызлары, кызганыч, бүгенге көндә дус-тату түгел, барысы бергә аралашмыйлар. Рәфинәгә иң еш бирелә торган сораулар да аның кыз туганнары турында сыман.

«Сезнең сеңелләрегез кая?» дип кызыксынган берәү. Рәфинә: «Һәрвакыт минем йөрәгемдә», – дип, җавап биргән.

«Аиша белән Гөлсу күренәләрме, алар Казандамы?», – дип сораучыга исә җырчы: «Күрсәгез, сәлам әйтегез. Әнинең юбилеена да килмәде алар, араларны өзделәр», – дигән.

«Аиша кайда?»- дип сораган тагын берәү.

«Безнен дус вакытларны бик сагынам. Беренче адымны күп ясадым, гаебем булмаса да. Әлегә нәтиҗәсез. Анлашырбыз дип ышанам, соң булмасын иде», - дип язган Рәфинә.

Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»

Фотолар: Рәфинә Ганиуллинаның шәхси аккаунтыннан