Гөлназ Асаева агуланган
Җырчы Гөлназ Асаевалар гаиләсе белән декабрь аенда гына чирләп алганнар иде. Менә тагын Гөлназ авырып киткән.
Бу юлы ул үзен ризык белән агуландым, дип фаразлый. «Нәрсә беләндер «отравилась»... Дару эчтем – булышмый... Бигрәк кыен, «ужас»... Җитмәсә, каяндыр килеп температура да», – дип, зары белән уртаклашкан Гөлназ социаль челтәрдәге битендә иртәнге сәгать бишенче яртыда.
Куйган фотосыннан күренгәнчә, Гөлназның тән температурасы 38гә менгән. Узгынчы чирләр булсын, җырчыга тизрәк савыгуын телибез.
Фото: Гөлназ Асаеваның соуциаль челтәрдәге сәхифәсеннән