ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2023

Хайваннарны аталандырган (каплаткан) өчен акча бирергә ярыймы?

0

Татарстан Диния нәзарәте хайваннарны аталандырган (каплаткан) өчен акча бирү турында фәтва чыгарды.

Әссәламегаләйкүм! Хайваннарны аталандырган (каплаткан) өчен акча алырга яки бирергә ярыймы?

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Бу сорау буенча ике мөһим әйберне билгеләп үтәргә кирәк:

1. Шәригать буенча, мәни суы чиста булмаганлыктан, ул ниндидер кыйммәткә ия булган милек булып исәпләнми. Нәтиҗәдә аның белән алыш-биреш ясау тыела.

2. Бу килешүдә билгесезлек (гарар) бар, чөнки биоматериалның күләме билгеле түгел. Хайваннарны каплату аларның буаз булачагын да (аталануын) вәгъдә итми. Ә билгесезлек булган һәр килешү тыела.

Ибн Гомәр (Аллаһ аннан һәм аның әтисеннән риза булсын): «Пәйгамбәр ﷺ ‘асб әл-фәхелне тыйды*», – дип әйткән.

Кара: «Сахих әл-Бохари, Имам әл-Бохари, Әбу ‘Абдулла Мөхәммәд, №2284.

«‘асб әл-фәхел» дип ата хайваннарны каплатуда файдалануны атыйлар.

Җәбир ибн ‘Абдулла: «Аллаһ илчесе ﷺ [ана хайванны] дөя белән каплатудан алыш-биреш ясауны тыйды», – дип әйтте.

Кара: «Сахих Мөслим», Мөслим ибн әл-Хәдәҗ, №1565.

«…‘асб әл-фәхел» белән сату итү [чиктән] чыгу санала, чөнки бу ана хайванны каплатуга кайтып кала, ә ул милек булып саналмый».

Кара. «Бәдаи‘ әс-Санаи‘», әл-Касани, ‘Аляуддин, 5/145.

Аллаһ – яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.