ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2022

Винарис Ильегет: «Әни һәрвакытта да минем фәрештәм булды»

0
Винарис Ильегет: «Әни һәрвакытта да минем фәрештәм булды»

Җырчы Винарис Ильегет әнисенең истәлеген мәңгеләштерергә җыена. Ул әнисе исемендәге зал ачарга җыена икән.

«Чөнки әни һәрвакытта да минем фәрештәм булды, шушы көнгә кадәр аны янәшәмдә тоям», – дигән ул. Винарис залында җырлаучы официантлар булачак икән. Әлегә ремонт эшләре бара, дигән ул.

«Уңышлар сезгә, Винарис», «Шәп яңалык!», «Маладис», – дип хуплаганнар Винарисны виртуаль дуслары.

Без дә аңа башлаган эшендә уңышлар телибез.

 

Видео: Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән