ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2022

Башкортстанда танылган җырчының улы, дүрт бала әтисе, укытучы Эльдар Гәрәев вафат булган

0

30 ноябрьдә Уфада танылган җырчы Радик Гәрәевнең улы Эльдар Гәрәев 36 яшендә вафат булган. Ул концертлар залы җитәкчесе, администратор һәм Уфа сәнгать училищесы укытучысы иде, дип хәбәр итте «Башинформ».

Радик Гәрәев – танылган җырчы, Опера һәм балет театрының элеккеге директоры, Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты – 1996 елда 40 яшендә вафат булган.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, Эльдар Радиковичка инфаркт булган.

«Эльдар Радикович бик яхшы, мәрхәмәтле, ачык һәм зыялы кеше иде. Көтелмәгән һәм кайгылы хәбәр. Аның 4 баласы ятим калды», – ди мәрхүмнең хезмәттәшләре.

Эльдар Гәрәевне 2 декабрьдә Уфаның Көньяк зиратында җирлиләр.