ru24.pro
Новости по-русски
Декабрь
2022

Әбри Хәбриев яңа клибында балалар бакчасында тәрбияче булып уйнаган

0

Социаль челтәрләрдә Әбри Хәбриевның «Бәхет» дигән яңа клибы чыкты. Җырның сүзләрен шагыйрә Гөлнара Җәлилова, ә көен артист үзе язган.

Клипта Әбри Хәбриев балалар бакчасында тәрбияче булып «эшли». Аның төркеменә элекке сөйгәненең кызы да йөри.

Клипны караучылар артистны хуплап, җырны ошатып, комментарийлар калдырган.

Яңа клип – артистның «Урталайга бүлдем» дигән клибының дәвамы. Клипта катнашучы Әбринең «сөйгәне» һәм «көндәше» дә элеккеге клипта катнашкан булган.

Клип азагында «дәвамы бар, дип вәгъдә ителә. Димәк, клипның өченче сериясен көтәбез.