ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2022

Алсу Фазлыева кайнатасының үлеме сәбәбен әйткән

0

Җырчы Алсу Фазлыева кайнатасы Рафаэль абыйның вафаты сәбәбен сторисларында язган. 

«Авырып яттымы? Урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Үзенә генә авыр булгандыр. Ир-атка ялгызлык бик авыр инде ул. Әниегезнең киткәненә күпме булган иде?» –  дип сораган аның бер подписчигы. 

«Төнлә «йөрәгем авырта» дип, шәфкать туташына барган. Тиз арада Әтнә хастаханәсенә алып киткәннәр. Шунда йөрәге белән үлеп киткән», – дип җавап биргән аңа Алсу. 

Алсуның тормыш иптәше Азат Фазлыевның әтисе вафат булган дип хәбәр иткән идек. 

 

Фото: © Алсу Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән