ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2022

Җырчы Илназ Минвәлиев улы турында: «Ул эшләгәнне мин эшли алмыйм»

0

Илназ Минвәлиев улы Алмазның кул эшләренә оста булуы турында сөйләгән видео белән уртаклашты. Видеода күренгәнчә, улы идәнгә җәяргә келәм «үргән».

«Алмаз улымның эшли белмәгән эше юк, hәм ул – күп балаларга үрнәк. Аның эшләгән эшен мин эшли алмыйм. Моңа түземлек, тырышлык һәм иренмәскә кирәк. Идәнгә җәяргә келәм ясаган. Ике ай чамасы ясады, кул хезмәте бит ул», – дип сөйли җырчы.

 Җырчы улының «Солнечные таланты России» Бөтенроссия фестивалендә баянда уйнап, җырлап, бөтен кешене шаккатыруы турында да язган.

Динара һәм Илназ Минвәлиевлар 3 ул үстерә.