Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева көенә язылган яңа җырын тәкъдим итте
![Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева көенә язылган яңа җырын тәкъдим итте](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2022/11/12/c26300f8cd14a9abf1ea54c33134dfdf.jpg)
Айгөл Бариева социаль челтәрдәге битендә «Син диеп...» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Җырның сүзләренең авторы билгесез, ә көе Лилия Муллагалиеваныкы», – дип язган җырчы.
«Бәхетле булыгыз! Парлы булыгыз», – дип теләгән җырчы язылучыларына.
«Моңлы, матур, дөрес сүзле җыр. Гомерлеккә булсын иде бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән парлар… Ләкин тормышта еш кына алай булмый, һәм моңа җавап та табып булмый»;
«Бик матур, мәгънәле җыр. Синең барлык җырларыңны да яратам», – дип комментарийлар калдырган җырны тыңлаучылар.