ru24.pro
Новости по-русски
Ноябрь
2022

Казанда 19 ел эзләүдә булган ир-атны видеокүзәтү камералары ярдәмендә тотканнар

0

Казанда урнаштырылган видеокүзәтү камералары ярдәмендә 19 ел эзләүдә булган ир-ат тоткарланган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Камерага кешенең йөзен тану системасы урнаштырылган булган.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, мондый камералар Казанда быел февральдә куелган. Әлеге вакытта видеомониторинг Казанның торак секторының 50 процентын колачлый. Бу – 21 мең видеокүзәтү камерасы. Алар ярдәмендә 876 эшне ачканнар. Киләчәктә тагын 1134 камера урнаштырырга җыеналар, диелә бу хәбәрдә.