ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2022

Асаф Вәлиев «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкаргач: «Үземнең дә күңелем тулды»

0
Асаф Вәлиев «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкаргач: «Үземнең дә күңелем тулды»

Җырчы Асаф Вәлиев «Күңел» радиосы уздырган «Безнең яшьлек җырлары» концертында «Әйләнеп кайтыгыз» җырын башкарды. Җырга фон буларак, сәхнәдәге экранда мобилизацияләнүчеләрнең якыннары белән саубуллашкан фотолары күрсәтелеп барды.

Бүгенге көнгә бик тә туры килгән әлеге җыр тамашачының күңелен кузгатты, бик күпләр, хисләрен тыеп тора алмыйча, елашып утырды.

«Үземнең дә күңелем тулды», – диде Асаф Вәлиев, җырын тәмамлаганнан соң.