ru24.pro
Новости по-русски
Октябрь
2022

Гөмбәле самса рецепты

0

Самса – Азия халыкларының яраткан ризыгы. Гадәттә, эченә вак итеп туралган сарык һәм сыер ите, күп итеп суган салалар. Мин эчлеккә суган белән шампиньон гөмбәсе кыздырып салдым. Хәзер майлы һәм җирән гөмбә өлгергән вакыт, алардан да пешереп була.

Камыр өчен: 1 стакан кайнап суынган су, 1 йомырка, бер чеметем тоз, чама белән он.

Камырны майлау өчен 100 грамм атланмай яки маргарин, ә әзер самсаның өстен майлау өчен бер йомырка сарысы кирәк булачак.

Эчлек өчен: 500 г гөмбә, 2 эре суган, тоз, борыч; кыздыру өчен – үсемлек мае.

Катлы камыр ясау өчен, токмач камыры кебек җәяргә, эретелгән атланмай яки маргарин белән майларга һәм камыр җәймәсен рулет кебек төрергә, азык пленкасы белән капларга, 30-40 минутка суыткычка куярга.

Эчлек өчен ингредиентларны кыздырып алырга.

Аннары камырны суыткычтан алырга, ике бармак чамасы кисәкләргә бүләргә, бик юка итми генә җәяргә, өчпочмак сыман ясарга. Майлы табага бөргән өске ягын аска каратып тезәргә дә, өстенә бер йомырканы сарысын туглап сөртәргә, көнҗет орлыгы (кунжут) сибәргә. Духовкада 30 минут чамасы пешерергә.