Җырчы Алсу Сөнгатуллина улын махсус операциягә озаткан
«Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат өлешчә мобилизациягә эләккән.
Ялларда әтисе белән әнисе уллары белән күрешергә «Казан-Экспо»га килгәннәр. Бу хакта җырчы сторисларында сөйләгән.
«Карагыз әле, ничә мең кеше монда. Кечкенә балалар белән дә килгәннәр. Халык бик күп», – дип шәрехләгән ул видеоларын.
Алсу Сөнгатуллина гаиләсендә зур шатлык – улы Айрат армия сафларында хезмәт итеп кайткан дип язган идек.