ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

«Әйтеп-аңлатып булмаган хисләр» – Иркә ирен махсус операциягә озаткан

0

Җырчының тормыш иптәше Артур Шабакаевка махсус операциягә чакыру килгән, дип язган идек инде. Менә бүген Иркә якынын «солдатка» озаткан.

«Озаттык... Я Раббым, исән-имин әйләнеп кайтсын һәр киткән ир-атларыбыз...

Әйтеп-аңлатып булмаган хисләр күңелдә...

Артур, без сине көтәбез», – дип язган җырчы социаль челтәрдә һәм хәрби комиссариат төбендә ире белән басып төшкән фотосурәтен куйган.

Җырчының виртуаль дуслары бертавыштан Артурга һәм калган барлык ир-атларыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Амин.

Фото: Иркәнең шәхси аккаунтыннан