«Яхшы этләр, беркемгә тимиләр»: Казанда яшәүче хатынны подъезд янында эт талаган
Казанның Гайсин урамындагы йорт подъезды янында бер хатынга эт һөҗүм иткән һәм тешләп алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Урында төшерелгән видеоны телеканал күрсәтте.
Этләрне карап йөрүче ир-ат сүзләренчә, алар балкон астында 8 ел яши инде.
«Яхшы этләр, беркемгә тимиләр, курыкмаган кешеләр белән аралашалар, балалар белән уйныйлар», – ди пенсионер.
Этләрне биредә яшәүчеләр ашатып тора, ләкин мондый күршеләрне бар кеше дә яратып бетерми. Биредә яшәүче хатын сүзләренчә, этләр кешеләргә куркыныч тудыра, курьерларга һөҗүм итәләр, диелә хәбәрдә.