Мобилизация буенча Казанга килүче башкортлар «Шәйморатов генерал» җырын җырлап бара
Социаль челтәрләрдә автобуста «Шәйморатов генерал» дигән башкорт халык җырын җырлап баручы ир-егетләрнең видеосы таралган.
Егетләрнең берсе баянда уйный. Калын тавышлы ирләр аңа кушылып җырлый.
«Бу командада шәп музыкантлар бара. Араларында халык көйләрен җырлаучылар, консерватория белеме булган духовиклар бар. Казанга алып баралар аларны, аннары махсус хәрби операциягә... Бик кызганыч, шундый белгечләр. Сибайда болай да яхшы музыкантлар аз калды. Зур шәһәрләр кадрларны үзләренә ала. Әгәр дә Казанда хәрби оркестларның командирлары безнең егетләрне эләктереп алса, шәп булыр иде», - дип язганнар видео астына.