ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Ак акула турист хатынны ботарлап ташлаган

0

Көньяк Африка Республикасында ак акула 39 яшьлек турист хатынны ботарлап ташлаган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Турист хатын Плеттенберг култыгында яр буенда су коена. Аның янында башка ял итүчеләр дә була.

Бер мизгелдә кешеләр кычкырышып, судан чыга башлый. Алар бер хатынга акула һөҗүм иткәнен күреп ала, диелә хәбәрдә.

Ерткыч балык туристны ботарлап ташлый, аның теткәләнеп беткән гәүдәсен ярдан 15 метр ераклыкта табалар. 

Хәзер бу урында су коену киңәш ителми, диелә хәбәрдә.