ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

25 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

25 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә фаразлана. Җилнең тизлеге көндез һәм кич урыны белән секундына 16 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез +11..+16 градуска кадәр җылы көтелә.

Яңа ай.

Бүген нәрсәдер утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә киңәш ителми. Тозлау өчен дә уңай көн түгел.

Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, черемә кертергә мөмкин. Теплицада һәм парникта үсемлек калдыкларын җыеп алырга, чүп-чарны түгәргә була.