ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

21 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

21 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан фаразлана. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, Татарстанның көнчыгышында +13 градуска кадәр. Көндез һава температурасы +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыган, крыжовник куакларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин. Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчә һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була.