ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Салават Фәтхетдинов репетициягә килгән төркемен нәрсәләр белән сыйлый?

0

Җырчы Салават Фәтхетдинов социаль челтәрләрдә репетицияләргә килгән төркемен нәрсәләр белән сыйлаячагын күрсәтә. 

«Җәмәгать, бүген көне буе бакчада булдым. Рәхәтләндереп, үз кулларым белән, нәрсә бар – шуны җыеп мендем. Балан җитешкән, помидор, редиска, үзебезнең виноград, алма, көнбагыш, сары слива. Шулчаклы күңелем булды. Менә хәзер цесарка йомыркалары пешерәм, баклажан кыздырам. Ә мичтә өчпочмак пешә, ләкин анысы – хатынның осталыгы. Хәзер егетләр килә дә, репетицияне башлыйбыз», – дип, «тәмле» видео төшергән җырчы.

Салават сәхифәсен укып баручыларны үзенең 19, 20, 21 август көннәрендә Камал театрында үзачак өстәмә концертларына чакыра. «Башкача Казанда концертлар булмаячак. Килгәннәр үкенмәс. Килә алмаганнар белән алдагы сезонда күрешербез», – дигән ул.