«35 яшь... Урының җәннәттә булсын» – Гөлназ Шәрипҗанованың туганы вафат
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең туганын югалткан. Кайгылы хәбәр турында җырчы социаль челтәрләрдә язды.
«Бүген тагын бер туганымны җирлиләр. Айназ Шәйхисламов. 35 яшь. Урының җәннәттә булсын», – дип язган ул.
Гөлназ Шәрипҗанова һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: © Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән