Зәринә Хәсәншина: «Ярты эстрада авыл баласы булганга мин гаепле түгел»
«Шәһәр белән авыл арасы» дигән өр-яңа клибын тәкъдим иткәч, җырчы Зәринә Хәсәншинага: «Нигә бөтен татар эстрадасы җырчылары да авыл турында җырлый, башка темалар юкмы әллә?» – дигән сәер сорау килеп төшкән.
«Соң мин гаепле түгел бит инде бөтен татар эстрадасының авыл баласы булганына. Ну яратабыз инде без авылларыбызны», – дип җавап кайтарган ул аңа. Зәринә Хәсәншина яңа клибы тамашачысына ошар дип өметләнә.
«Клипны карыйм да, быелгы эссе, рәхәт җәй искә төшә. Ярый әле шул вакытта төшергәнбез, дим. Клипны әзерләүдә ярдәм кулы сузган барлык дусларыма зур рәхмәт», – дип яза ул.
Клипта Зәринә һәм дусларының кеченә чагын үзенең туган авылы кызлары-малайлары уйнаган. Усал җитәкчеләр ролендә – «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм «Тәртип» радиосы продюсеры Айваз Садыйров.