ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Кабак өлгергәнме икәнен ничек белергә?

0

Кабак өлгергәнме икәнен берничә билгегә карап ачыкларга була. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кабыгы ачык һәм куе төстә булса, кабак өлгергән дигән сүз. Аның яфраклары саргая, кибә башлый яки бөтенләй кибеп бетә. Койрыгы да коры һәм каты була, аксыл төскә керә. 

Кабыкның катылыгы да өлгерү турында сөйли, аңа баскалап карасаң, батынкы урыннар ясалмый. 

Суккалап карасаң, өлгергән кабак яңгырап тора.

Мускат кабагы өлгергәч, кабыгы көрән төскә керә, ачык таплары була.

Алтын төсле сортларның кабыгында ачык-сары полосалар барлыкка килә.