ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Иллеләп кеше утырган аттракцион 15 метр биеклектән ишелеп төшкән

0

Һиндстанда ярминкә вакытында аттракцион 15 метр биеклектән ишелеп төшкән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига якшәмбе көнне Пенджаб штатындагы Мохали шәһәрендә була. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп ала.

«Әйләнә торган тәгәрмәч» ишелеп төшкәндә, аның эчендә кешеләр була, җиргә бәрелгәч, кешеләр креслода утырган килеш кире очып менеп китә.

Гадәттән тыш хәл вакытында аттракционда иллеләп кеше була. Ике дистәләп кеше имгәнгән, алар арасында балалар да бар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.