ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Чаллыда 46 яшьлек ирне автомобиль бәрдергәне камерага эләккән

0

30 август кичендә Чаллының Муса Җәлил проспектында 46 яшьлек ирне автомобиль бәрдереп үтерә. Бүген социаль челтәрләрдә һәлакәтнең видеосын элеп куйдылар.

Hyundai Accent автомобиле светофорның сары төсендә җәяүлеләр кичүен үтеп китәргә ашыга. Ир дә светофорның сары төсендә юлны чыгып өлгермәкче була. Нәтиҗәдә, автомобиль ирне бәрдереп үтерә.

Рульдә 32 яшьлек ир булган.