ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Гөлназ Шәрипҗанова: «Үкереп елыйсым килә...»

0
Гөлназ Шәрипҗанова: «Үкереп елыйсым килә...»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова моңсу сторислар төшергән. «Үкереп елыйсым килә. Мораль һәм эмоциональ арганлык», – дип үксеп елап утырган ул камерага. Озак та үтми, Гөлназ тынычланган һәм нәрсә булганын аңлаткан. «15 секунд эчендә барысы да үзгәрергә мөмкин. Әле генә еладым, ә хәзер мин кабат елмаям. Булгалый… Мораль һәм эмоциональ арганлык.

Өстәвенә, балалар ниндидер чир йоктырды. Тәннәренә бетчә чыкты, температуралары күтәрелде. Инде икенче көн хастаханә юлын таптыйбыз. Балаларга киң тараган «энтеровирус» диагнозы куйдылар. Аны дәваламыйлар, бары тик узганын көтәргә кирәк.

Булды-булды, барысы да әйбәт, чынлыкта. Мин – бары тик артык хисле һәм гадел кеше. Бөтен нәрсәне үзем аша үткәрәм», – дип сөйләгән ул. 

 

Фото: © Гөлназ Шәрипҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән