Кунакка килгән ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен тереләй яндырып үтергән
Приморье краенда 37 яшьлек ир-ат дус хатынын һәм ике иптәшен агач йортта яндырып үтергән, дип шикләнәләр. Кирвоский бистәсендә, янгыннан соң, ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете табылган. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.
30 августта бу кеше, иптәше белән бергәләп, Киров районына дусларына кунакка бара. Алар табын корып утыра. Шактый гына салып алганнан соң, өч кеше йоклап китә, кунаклар өйләренә кайтырга җыена.
Ике ир-ат та бинадан чыгып китә. Аларның берсе керә торган ишекне металл мичкә белән терәтеп калдыра, аннары бер чүпрәккә ут төртә һәм тәрәзә аша өй эченә ыргыта.
Фаҗига шаһиты раслаганча, өйгә ут төртүче ир-ат мәрхүмнәргә ачулы була.
Җинаять кылганнан соң, бу ир-атлар өйләренә кайтып китә.
Мәетләр табылгач, тикшерүчеләр җинаять эше ача. Хәзер ут төртүчене эзлиләр, диелә хәбәрдә.