ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Телевидение алып баручысы туры эфир вакытында чебен йотып җибәргән – видео

0

Канада телевидениесендә бер чебен туры эфирны өзә язган. Яңалыклар тапшыруын алып баручы хатын-кыз авызына чебен очып кергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы яза.

Фара Нассер Пакистанда су басу турында сөйли, «гадәттән тыш хәл» сүзләрен әйткәндә, аның авызына чебен керә. Ул чебенне йотып җибәрә дә, берни булмагандай, тапшыруны дәвам итә.

Телестудиядә чебен барлыкка килү – шактый еш очрый торган очрак, биредә иң мөһиме – үз-үзеңне тотып кала белергә кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Мәсәлән, бер тапшыру вакытында, чебен алып баручының битенә утыра. Ул берничә минут кадрда хәрәкәтсез утырып тора. Ләкин алып баручы тапшыруны барыбер өзми.