«Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары бирсен»: кайсы артистларның балалары быел 1 сыйныфка кергән?
Быел бик күп татар эстрадасы артистларының балалары тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан. Җырчылар социаль челтәрләргә матур-матур фотолар куя, ул-кызларына үзләренең иң изге теләкләрен юллый.
Иҗади гаилә Лилия Биктимирова һәм Фәдис Ганиевларның уллары Кәрим 1 сыйныфка укырга кергән.
Фото: © социаль челтәрдән
«Әле генә туган иде Кәримебез. Күз ачып йомганчы мәктәпкә керер вакыты җиткән. Аллаһы Тәгалә акылыңны, зиһенеңне бирсен. Изге юллар сиңа, улкаебыз. Без сине яратабыз, барысын да булдырасыңа ышанабыз», – дип яза Лилия Биктимирова. Энесен мәктәпкә озатырга җырчы Гөлназ Асаева да килгән.
Җырчы Артур Салихов улы Самирны беренче тапкыр мәктәпкә илткән.
Фото: © социаль челтәрдән
«Хәзер безнең гаиләдә ике укучы. Самир бу көнне бик көтте», – ди ул социаль челтәрләрдә.
Алинә Сафиуллина да улы Нариманның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән куанычлы мизгелләр белән уртаклаша.
Фото: © социаль челтәрдән
«Менә без дә үсеп җиттек. Бәйрәм белән, дуслар, укытучылар, әти-әниләр, балалар. Мәктәп елларыгыз бары матур хатирәләр булып кына исегездә калсын», – дигән ул.
Җырчы Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның кызлары Арина да 1 сыйныфка укырга килгән.
Фото: © социаль челтәрдән
«Әле генә Риана 1 сыйныфка кергән иде. Бүген ул 5 сыйныфка аяк баса. Ә Аришканы 1 сыйныфка озатабыз. Сау-сәламәт булып, авырмыйча укыгыз, кызларым. Аллаһы Тәгалә тел ачкычлары бирсен сезгә», – дип язып фотоларын куйган Ләйлә.
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның улы Салават 1 сыйныфка, ә кызлары Әминә 4 сыйныфка бара.
Фото: © социаль челтәрдән
Алинә Даутова да бәйрәм линейкасыннан фотолар белән бүлешә. Ул 1 сыйныфка кызы Сафинаны озаткан.
Фото: © социаль челтәрдән
Рамил Шәрәпов һәм Рифат Зариповлар гаиләсендә дә бүген истәлекле көн. Рамилнең кызы Линара һәм Рифатның улы Ислам 155 нче гимназиядә бер сыйныфта укыячак, дип язган идек.
Фото: © социаль челтәрдән
Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловларның улы Салават та мәктәпкә китте.
Фото: © социаль челтәрдән
«Хәерле сәгатьтә. Яңадан мәктәпкә укырга кергән кебек хис итәбез үзебезне. Бик дулкынландыра», – дип яза җырчылар.
«Традицияне бозмыйча, бер фото. Хәзер укырга апасы белән бергә йөриячәк», – дигән ИлГәрәй, кызының фотосын урнаштырып. Камиләне укырга 149 нчы лицейга биргәннәр.
Фото: © социаль челтәрдән
Җырчы Иркәнең кызы да чәчәкләр күтәреп, матур бантикларын тагып, тәүге тапкыр 1 сыйныфка аяк баскан.
Фото: © социаль челтәрдән
Җырчы Асылъярның кызы Нәүбәһар да 1 сыйныфка укырга кергән. Әлеге истәлекле көн фотоларын җырчы сторисларында күрсәтә.
Җырчы Айгөл Хәернасованың улы Рамазан да 1 сыйныфка кергән. Ул Рамилә һәм Рамил Хәертдиновларның уллары Салават белән бергә 18нче татар гимназияседә белем алачак.
Балаларның барысына да саулык-сәламәтлек, уңышлар, гел яхшы билгеләргә генә укуларын теләп калабыз!