ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2022

Данир Сабиров русча җырлый башлаган

0

Данир Сабиров туй көннәренә багышлап русча җыр яздырган. 

«Рус телендәге тәүге җырымны тәкъдим итәргә булдым. Бәйрәм бүләгем шул, әнисе. «Я люблю тебя» җырының көен дә, сүзләрен дә Марсель Мәхмүтов язды. Барлык музыкаль мәйданнарда рәхәтләнеп тыңлагыз», – дип язган артист уены-чыны белән бергә.

Видеода күренгәнчә, артист хатыны белән ачуланыша. «Йомырка табәсен үзең әзерлә», – ди хатыны Миләүшә. Икенче яктан артист, ишекне каты итеп ябып, «үзең шундый» ди. Әле телефонында хатынын «стерва» дип саклап куярга да онытмый. Аннары Данир, бии-бии, йөрәк формасында йомырка тәбәсе дә ясый, хатынын пылау пешереп тә сыйлый.

«Ооо, Данир да русча җырлый башлаган», – дип комментарий калган җырчы Ләйсән Мәхмүтова.

«Юморист! Шәп номер!», «Күңелне күтәрә торган җыр. Киттем «Яндекс музыка»да тыңлыйм», «Афәрин» дип комментарийлар калдырган һәм гаилә бәйрәме белән дә котлаган язылучылар.