ru24.pro
Новости по-русски
Август
2022

Казанда югалган 17 яшьлек үсмерне биш көн эзлиләр

0

Казанда 18 августта 17 яшьлек үсмер - Халиков Рәсүл югалган. Бу турыда «Лиза Алерт» эзләү төркеменә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Аның буе 180 см, кара чәчле, коңгырт күзле. Өйдән киткәндә кара футболка һәм шорты, ак кроссовки кигән. Үзе белән кара рюкзак алган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ»га әлеге мәгълүматны раслаган. Баланың моңа кадәр дә өйдән чыгып китү очраклары булуы турында билгеле.